Ифтардан сон укыла торган догалар
Сәхәр ашагач һәм авыз ачканда укыла торган догалар
Сәхәр ашаганнан соң уразага ниятләү догасы
“Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгалә. Әмиин”.
“Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр, Рамазан ае уразасын тотарга ният кылдым.
Ураза тотып авыз ачкач укыла торган дога
“Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү”.
“Әй Аллаһым, шушы уразамны Үзеңнең ризалыгың өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм фәкать бер Сиңа гына бөтен эшләремне тапшырдым. Син биргән ризык белән ифтар кылдым. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка”.
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
+7 (843) 222-0-999 (1304)
Редакциянең электрон почтасы
Баш редактор урынбасары
Intertat (Интертат) республика электрон газетасы. Гамәлгә куючы: «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте. Редакция: «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла.
Ифтардан сон укыла торган догалар
Ураза тотучы кеше билгеле вакытта ризыктан, судан, якынлык кылудан тыелып торырга тиеш. Кояш чыгарга 2 сәгать кала сәхәр ашап бетерелә.
Аннан соң гарәпчә бу сүзләрне укып, тел белән ният кылу мөстәхәб (сәхәр ашагач укыла торган дога):
نَوَيْتُ أَنْ أَصُومَ صَوْمَ شَهْرِ رَمَضَانَ مِنَ الْفَجْرِ إِلَى الْمَغْرِبِ خَالِصًا لِلَّهِ تَعَالَى.
Показать полностью.
Нәүәйтү ән әсу́мә саумә шәһри рамәда́нә минәл-фәҗри иләл-мәғриби ха́лисан лиллә́һи тәга́лә́.
Мәгънәсе: Аллаһы Тәгалә өчен, ихласым белән таң вакытыннан башлап, кояш батканчы ураза тотарга ният кылдым.
————————————————————————
Кояш баткач, уразаны тәмам кылганда, җимеш яки су белән ифтар кылу, ягъни авыз ачу сөннәттер. Ифтар кылганнан соң бу дога укыла (авыз ачканда укыла торган дога):
اللَّهُمَّ لَكَ صُمْتُ وَ بِكَ آمَنْتُ وَ عَلَيْكَ تَوَكَّلْتُ وَ عَلَى رِزْقِكَ أَفْطَرْتُ فَاغْفِرْ لِى يَا غَفَّارُ مَا قَدَّمْتُ وَ مَا أَخَّرْتُ.
Әлла́һүммә ләкә сумтү үә бикә ә́мәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәлә́ ризқыйкә әфтартү фәғфир ли́ йә ғаффа́рү мә қаддәмтү үә мә́ әххартү.
Мәгънәсе: Әй Аллаһ, ошбу уразамны мин Синең өчен генә тоттым һәм Сиңа гына иман китердем. Сиңа тәвәккәл кылдым. Синең ризыгың белән авызымны ачамын. Әй гөнаһларны гафу итүче Аллаһ, инде минем әүвәлге гөнаһларымны да, соңгы гөнаһларымны да ярлыка.
Ничек ураза тотарга (догалары, кагыйдәләре)
Ураза тотканда укыла торган ният:
Ураза тотканда «авыз ачканда» укыла торган дога
Ураза тоту — таң беленгәннән алып, кояш баеганчыга кадәр ашау-эчү, җенси якынлык кылудан тыелып тору. Ураза Бөек Аллаһы ризалыгы өчен генә тотыла, ябыгу, дәвалану максатыннан тоту дөрес булмас, ягъни күңелдә Аллаһы ризалыгы өчен тоту максаты (нияте) булырга тиеш. Шулай ук айның башында 3 кон, яки ахырында өч көн генә тоту да дөрес түгел, уразаны Рамадан ае тәмамланганчы, бер ай буена тотарга кирәк.
Сәхәр ашау һәм авыз ачу (ифтар) вакыты
Иртәнге ашны ашауны — сәхәр ашау диләр, ә кичке аш — ифтар (авыз ачу) дип атала. Намаз вакытлары таблицасында, сэхэр вакыты — сәхәр тәмам дип күрсәтелә, ә кояш бату авыз ачу вакыты Ахшам (Магриб) намазы вакытына туры килә, бу вакытта «авыз ачабыз» (ифтар кылабыз).
Ураза тоту тәртибе
«Сәхәр ашагач» ризык калдыклары калдырмыйча авызны чайкарга һәм ният кылырга кирәк.
Ураза тотканда укыла торган ният:
Сәхәр ашарга тора алмасагыз да, Рамазан аенда ураза тотарга алдан ук күңелдән ниятләгән булсагыз, яисә кичтән үк ниятләп ятсагыз — уразагыз дөрес була. Ләкин инде кояш чыкканнан соң гына, бүген әле бер нәрсә дә капмадым, Ураза тотыйм әле дип тотсагыз — дөрес булмый, чөнки кеше алдан ук ният кылырга (планлаштырырга) тиеш.
Кич белән кояш баегач та хөрмә яки су белән ифтар кылына «авыз ачыла» һәм түбәндәге дога укыла.
Ураза тотканда «авыз ачканда» укыла торган догалар
Кемнәр ураза тотарга тиеш түгел
Ураза тоту тэртибе хатын кызлар очен. Хатын-кызларга күрем вакытында, йөклелек һәм бала тапканнан соңгы чорларда ураза тоту тыела. Бу көннәр өчен алар башка вакытта ураза тоталар (каза кылалар).
Сәламәтлекләре начар булган кешеләргә дә ураза тоту мәҗбүри түгел. Авыру кеше уразасын савыккач каза кыла, әгәр инде авыруы башка вакытта да ураза тотарга мөмкинлек бирмәсә, бу очракта һәр тотмаган көне өчен фидия (1 мескенне ашату күләмендә акча) түләргә тиеш була.
Юлда булган, 100 чакрымнан артык ераклыкка сәфәр кылучы мосафир кешеләргә дә уразаларын калдыру рөхсәт ителә, ләкин бүгенге техника заманында юлда йөрү бик күпкә җиңеләйде, шуңа күрә бик авыр сәфәр булмаганда казага калдырмау хәерлерәк (монда инде һәркем үз мөмкинлегеннән чыгып хәл итә). Мосафирлар сәфәрдән кайткач уразаларын каза кылалар. Ләкин уразалы килеш, таң атканнан соң сәфәргә чыкса, тотып бетерегә тиеш, уразаны бозарга ярамый.
Шулай ук балиглык яшенә җитмәгән балалар да ураза тотмый.
Нинди очракта ураза бозыла һәм каза кылына
Ураза бозыла һәм кеше аны яңадан башка вакытта тотарга тиешле очраклар мондый:
Әгәр ялгышып ашаса яки эчсә (онытып түгел). Мәсәлән: иртән сәхәр вакыты әле узмаган дип уйлап яисә кичтән инде кояш баеган дип белеп вакытсыз ашау-эчү.
Берәр төрле каты матдә яки кагәзь, мамык кебек ризык булмаган нәрсәләр йотса. Шулай ук авыз-борын чайкаганда ялгыш су, авызында калган борчак зурлыгы азык калдыгы йотса.
Уразаны боза — авыз тутырып косу, тәмәке тарту.
Уразасы көндез бозылса да, ул кеше уразам бозылды инде дип кичкә кадәр ашарга тиеш түгел.
Нәрсә уразаны бозмый
Сатып алачак яки пешерә торган ризыкны йотмыйча кабып карау.
Балага ризыкны чәйнәп бирү.
Уразалы икәнлеген онытып ашау-эчү, якынлык кылу.
Төкереген йоту, авызга тузан керү, ирексездән төтен сулау.
Пастасыз гына теш щеткасы яки мисвәк белән теш чистарту. Паста белән чистарту да тыелмаган, ләкин хупланмый, чөнки ялгыш паста яки су йотылса ураза бозыла.
Нәфел уразасына ният (Рамазаннан тыш тотыла торган «ирекле» ураза)
Уразаны Рамазан аенда гына түгел ә елның теләсә кайсы вакытында да тотарга ярый — бу төр ураза «нәфел уразасы» дип атала. Ягъни кешенең үз теләге белән тота торган уразасы (желательный). Бу төр уразаны тоту өчен иң кулай көннәр атнаның дүшәмбе (понедельник) һәм пәнҗешәмбе (четверг) көннәре. Пәйгамбәребез Мөхәмәд (сәлаллаһү галәйһи вәссәләм) бу көннәрдә еш ураза тоткан.
Казага калган фарыз уразалары булган кешеләр бу көннәрдә каза уразаларын тотып бетерсә яхшы. Казага калган ураза дип — җитди сәбәп аркасында вакытында тотылмый калган фарыз уразаны атыйлар. Ә фарыз ураза — Рамазан аенда тотыласы ураза, ә бу айдагы уразаны тоту барлык мөселманнар өчен дә мәҗбүри ягъни Аллаһ тарафыннан йөкләнелгән гамәл.
Ураза тотарга ярамый торган көннәр дә бар, болары — гает бәйрәмнәре көне, ягъни Ураза һәм Корбан бәйрәме көннәрендә.
Нәфел уразасы яисә каза уразасы тотканда иртәнге ният башкача кылына мәсәлән:
“Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр, (соңгы тапкыр казага калган уразамны тотмакка), (яисә нәфел уразасы тотарга) ният кылдым һ.б.
Ягъни нинди ураза тотасыз шуның исемен атап ният кылырга, чөнки бу очракта бит инде Рамазан ае түгел һәм югарыдагы беренче ният туры килеп бетми. Ә кичтән авыз ачканда укыла торган дога шулай ук кала үзгәрми.
Әлегә биш вакыт намазларын укымаучы кешеләрнең дә ураза тотуы дөрес була. Тулырак мәгълүмәт монда: Намаз укымыйча ураза тоту дөресме?
Ураза һәм Коръән ае булган Рамазан бик күп мәсәләдә мөселманны тәрбияли торган мөһим вакыт аралыгы. Ачлык һәм сусызлык кебек бәдәни теләкләргә каршылык күрсәтү көче биргән ураза — актив сабырлык тәрбиясе ул. Шул ук вакытта ураза гыйбадәте шәхси һәм иҗтимагый тормышны тәртипкә керткән, нәфеснең омтылыш теләкләреннән ерак тоткан ихтыяр көчен тәрбияләү булып тора.
Рамазан ае рәхмәт мохите булып, камиллеккә илтә үз-үзеңне ошату, тәкәбберлек һәм риялык кебек начар сыйфатлардан ераклаштырып, кече күңеллелек һәм эчкерсезлеккә өйрәтә, фикер һәм нәфесне хисап тоту форсаты тудырып, тәүбә-истигъфар, гафу һәм мәгъфираткә нигез әзерли.
Ураза тотканда укыла торган догалар (сәхәр, авыз ачу)
Ураза догалары түбәндәгечә укыла:
Изге Рамазан аенда Ураза тоту — Ислам диненең биш нигезенең берсе булып санала. Әлеге гыйбадәт эченә бик күп нигъмәт һәм бәрәкәт яшеренгән. Аллаһының илчесе Мөхәммәд пәйгамбәр (саллалаһу гәләйһи вә сәлләм) әйткән:
«Хактыр ки, оҗмахка керә торган капкаларның «Ар-Раян» дип атала торганнары бардыр, ошбу капкалардан Кыямәт көнне бар тик ураза тотучылар гына оҗмахка керер, алардан башка бу капкадан бүтән беркем дә керә алмас. Ул көнне соралыр: «Кая ураза тотучылар» — дип, һәм алар алга чыгарлар, аларны җәннәткә кертерләр һәм ар-Раян капкаларын ябарлар һәм башка беркемне дә ул капкадан кертмәсләр» — дигән.
Ураза догасы, иртән сәхәр ашагач ният
Иртән таң беленә башлаганчы мөселманнарга сәхәр вакытында ашап алу сөннәт гамәл (пәйгамбәребез өйрәтеп калдырган эш). Ашап эчкәч авызыбызны чайкыйбыз һәм ният кылабыз:
Авыз ачканда укый торган дога (ураза догалары)
Рамазан ае дәвамында, көн саен кояш баегач мөселманнар кичке ашка, «авыз ачу», ифтар ашына керешәләр. Бер хәдистә пәйгамбәребез (саллалаһу гәләйһи вә сәлләм) болай дип әйтә: «Ураза тотучы өчен ике шатлык бардыр, берсе кич белән авыз ачканда, ә икенчесе Аллаһ каршына җавап тотар өчен баргач булыр» — дигән. (Бохари, Мөслим җыентыгыннан)
Кич белән авыз ачу вакыты — дога кабул була торган вакытларның берсе булып санала. Аллаһының расүле (саллалаһу гәләйһи вә сәлләм)әйткән: «Ураза тотучының авыз ачкан вакыттагы догасы кире кагылмас» — дигән. (Ибн Мәҗҗә)
Икенче бер хәдистә әйтелә: «Өч кешенең догасы кире кагылмас. Алар: гадел җитәкче, ураза тотучы, рәнҗетелгән кеше».
Шуңа күрә бу хәдисләргә нигезләнеп без әйтә алабыз авыз ачканда кылына торган дога иң кабул булучан догаларның берсе икәнен. Димәк безгә һәрбер «авыз ачу», ифтар вакытында Аллаһтан гөнаһларны кичерүне һәм башка хәерле нәрсәләрне сорарга кирәктер.
Авыз ачканда укыла торган махсус дога да бар.
Авыз ачканда укыла торган дога:
“Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү”.
“Әй Аллаһым, шушы уразамны Үзеңнең ризалыгың өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм фәкать бер Сиңа гына бөтен эшләремне тапшырдым. Син биргән ризык белән ифтар кылдым. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка”.
Татарчасын гына укырга да ярый.
Тамгалар: ураза тоту догалары, ураза тотканда укыла торган догалар, иртэнге, ураза вакытында, нинди догалар укырга кирэк, сэхэр ифтар
Намаздан соң укыла торган тәсбих һәм дога
Намазны тәмамлаганнан соң, түбәндәге зекерләр укыла:
سُبْحَانَ اللهِ وَالْحَمْدُ لِلَّهِ وَلَا إِلَهَ إِلَّا اللهُ وَاللهُ اَكْبَرُ
Субъхәнәл-лааһи үәл-хәмдү лилләәһи үә ләә иләәһә иллә-лааһү үәл-лааһү әкбәр.
Мәгънәсе: Аллаһы Тәгалә барлык кимчелекләрдән пакь. Барча мактаулар Аллаһы Тәгаләгә хас. Бер Аллаһы Тәгаләдән башка Илаһи зат һич юк. Аллаһ һәрнәрсәдән олуграк.
لَا حَوْلَ وَلَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللهِ الْعَلِيِّ الْعَظِيمِ
Ләә хәүлә үә ләә куввәтә илләә билләәһил-гәлиййил-гәзыйм.
Мәгънәсе: Аллаһта булган көч һәм куәт һичбер затта юк.
مَا شَاءَ اللهُ كَانَ وَمَا لَمْ يَشَاءْ لَمْ يَكُنْ
Мә шә’ әллааһү кәәнә үә мә ләм йәшәъ ләм йәкүн.
Мәгънәсе: Аллаһы Тәгалә теләгән һәрбер нәрсә булыр. Аллаһы Тәгалә теләмәгән нәрсә һич булмас.
Аятел Көрси
أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيم بِسْمِ اللّٰهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ
اَللَّهُ لاَ إِلَـهَ إِلاَّ هُوَ الْحَيُّ الْقَيُّومُ لاَ تَأْخُذُهُ سِنَةٌ
وَلاَ نَوْمٌ لَهُ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَمَا فِي الأَرْضِ مَن ذَا الَّذِي يَشْفَعُ عِنْدَهُ إِلاَّ
بِإِذْنِهِ يَعْلَمُ مَا بَيْنَ أَيْدِيهِمْ وَمَا خَلْفَهُمْ وَلاَ يُحِيطُونَ بِشَيْءٍ مِّنْ
عِلْمِهِ إِلاَّ بِمَا شَآءَ وَسِعَ كُرْسِيُّهُ السَّمَاوَاتِ وَالأَرْضَ وَلاَ
يَؤُودُهُ حِفْظُهُمَا وَهُوَ الْعَلِيُّ الْعَظِيمُ
Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Әллааһү ләә иләәһә иллә һүәл-хәййүл-каййүм. Ләә тәъхүзүһүү синәтү-үә ләә нәүм. Ләһү мәә фис-сәмәәүәәти үә мә фил-әрдъ. Мәң зәл-ләзии йәшфәгү гиндәһүү илләә би’ изниһ. Йәгләмү мәә бәйнә әйдииһим үә мәә хальфәһүм. Үә ләә йүхиитуунә бишәй’им-мин гилмиһии илләә бимәә шәәъ. Үәсигә күрсиййүһүс-сәмәәүәәти үәл-әрд. Үә ләә йә’үдүһүү хифзуһүмәә. Үә һүәл-гәлиййүл-гәзыйм.
Мәгънәсе: Аллаһның Үзеннән башка Илаһи кодрәткә ия һәм тәңре булырдай һичберкем юк. Ул – Аллаһ (мәңге) тере, һаман халык белән идарә итеп торучы. Аның йоклау сыйфаты юк. Күкләрдәге һәм Җирдәге бөтен нәрсә Аныкы гына. Аллаһның рөхсәте булмаганда беркем дә шәфәгать (яклау) кыла алмый. Ул Үзе яралтканнарның алда ни күрәчәген, үткәндә ни күргәннәренең (кылганын, кылмаганын, кылачагын, белгәнен, белмәгәнен, яшергәнен, яшермәгәнен) барысын да белеп тора. Кешеләр аның гыйлеменнән башка үзбелдекләре белән берни эшли алмас. Аның көрсие Күкләрне һәм Җирне үз эченә алган. Аллаһка Күкләрне, Җирне саклап тору һич тә кыен түгел. Аллаһ гаять бөек, галәмәт тә олуг (“Бәкара” сүрәсе, 255 аять).
Шушы зекерләр һәм аятьләр укылганнан соң 33 мәртәбә “Сөбханаллаһ”, 33 мәртәбә “Әлхәмдүлилләһ” һәм 33 мәртәбә “Аллаһу әкбәр” дип әйтелә. Аннан соң, кулларны күкрәккә кадәр күтәреп, түбәндәге дога укыла:
Тәсбих догасы
اَللَّهُمَّ تَقَبَّلْ مِنَّا صَلَاتَنَا وَصِيَامَنَا وَقِيَامَنَا وَقِرَأَتَنَا وَرُكُوعَنَا وَسُجُودَنَا وَقُعُودَنَا
وَتَسْبِيحَنَا وَتَهْلِيلَنَا وَتَخَشُّعَنَا وَتَضَرُّعَنَا
اَللَّهُمَّ تَمِّمْ تَقْصِيرَنَا وَتَقَبَّلْ تَمَامَنَا وَاسْتَجِبْ دُعَائَنَا وَاغْفِرْ أَحْيَائَنَا وَارْحَمْ مَوْتَانَا يَا مَوْلَانَا
اَللَّهُمَّ احْفَظْنَا يَا فَيَّاضُ مِنْ جَمِيعِ الْبَلَايَا وَالْأَمْرَاضِ
اَللَّهُمَّ تَقَبَّلْ مِنَّا هَذِهِ الصَّلَاةُ (الفرض مع السنة) مَعَ جَمِيعِ نُقْصَانَاتِهَا بِفَضْلِكَ وَكَرَمِكَ وَلَا تَضْرِبْ بِهَا وُجُوهَنَا يَا إِلَهَ الْعَالَمِينَ وَيَا خَيْرَ النَّاصِرِينَ تَوَفَّنَا مُسْلِيمِينَ وَ اَلْحِقْنَا بِالصَّالِحِينَ وَصَلَّى اللهُ تَعَالَى عَلَى خَيْرِ خَلْقِهِ مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِهِ وَأَصْحَابِهِ أَجْمَعِينَ
Әллаһүммә тәкаббәл миннә саләәтәнәә үә сийәәмәнәә үә кыйәәмәнәә үә кыйра’әәтәнәә үә рукүүгәнәә үә сүҗүүдәнә үә кугүүдәнәә үә тәсбиихәнәә үә тәхлииләнәә үә тәхашшүгәнәә үә тәдарругънәә.
Әллааһүммә тәммим тәкъсыйранәә үә тәкаббәл тәмәәмәнәә үәс-тәҗиб дугәә’ әнәә үәгфир әхйәә’әнәә үәрхәм мәүтәәнәә йәә мәүләәнәә.
Әллааһүммәх-фәзнәә йә фәййәду мин җәмиигил-бәләәйә үәл-әмрадъ.
Әллааһүммә тәкаббәл миннәә һәәзиһис-саләәтә (әл-фәрда мәгәс-сүннәти) мәгә җәмиги нүксаанәәтиһәә бифәдликә үә кәрамикә үә ләә тәдриб биһәәтвүҗүүһәнәә йәә иләәһәл-гәәләмиинә үә йәә хайран-нәсыриин.
Тәүәффәнәә мүслимиин үә әлхикнәә бис-саалихиин. Үә сал-лаллааһү тәгәәлә гәләә хайри халкиһии Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһии үә әсхәәбиһии әҗмәгиин.
Мәгънәсе: Йә, Рабби, безнең намазларыбызны, уразаларыбызны, кыямыбызны, рөкүгебезне, сәҗдәбезне, кагъдәбезне, тәсбихебезне, тәһлилебезне, тыйныклыгыбызны һәм ялваруыбызны кабул кыл. Йә, Рабби, кимчелекләр белән кылынган гамәлләребезне камилләштер, тәмам булган гамәлләребезне, догабызны кабул кыл. Әй, хуҗабыз, тере булучыларны ярлыка һәм үлгәннәргә рәхмәтеңне ирештер. Әй, рәхмәт кылучы Аллаһ, Үз камиллегең һәм юмартлыгың белән бездән ошбу намазыбызны һәрбер кимчелекләре белән кабул кыл. Ул намазларыбызны йөзләребезгә ыргытма. Әй, бөтен галәмнәрнең Раббысы һәм ярдәм итүчеләрнең иң камилрәге, безне мөселман хәлебездә вафат кыл һәм изге кешеләр белән бергә ит. Мәхлукларның иң яхшырагы Мөхәммәд галәйһиссәләмгә, аның әһленә (гаиләсенә), барлык сәхабәләренә рәхмәтеңне бирсәң иде.