Дниф шрфетдинов чем болен
Җырчы Дәниф Шәрәфетдинов авыр хәлдә
Хәния Фәрхи белән җырлап йөргән моңлы егетне хәтерлисезме?
“KizilTan” электрон басмасы элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм киңкүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан теркәлгән.
Теркәлү саны: 2019 елның 24 маендагы Эл сериясе № ФС 77-75682.
Басманың яшь категориясе 12+
Сетевое издание «KizilTan» зарегистрировано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (РОСКОМНАДЗОР)
Регистрационный номер: серия Эл № ФС 77-75682 от 24 мая 2019 г.
Возрастная категория издания 12+
Гамәлгә куючылары: Башкортстан Республикасы Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы, Башкортстан Республикасының “Республика Башкортостан” Нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе.
УЧРЕДИТЕЛИ: Агентство по печати и средствам массовой информации Республики Башкортостан, Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан».
Баш мөхәррир Фаил Камил улы Фәтхетдинов.
Кабул итү бүлмәсе телефоны: 8 (347) 272-13-61.
Главный редактор: Фатхтдинов Фаил Камилович.
Раскрыта схема масштабных злоупотреблений в КФУ при ректоре Гафурове
В Казанском федеральном университете в период ректорства Ильшата Гафурова происходили масштабные злоупотребления. РЕН ТВ стало известно о некоторых из них.
Так, студентку Екатерину Петрову отчислили из вуза за видео о преподавателях, которые не имели даже специального образования. При этом за обучение девушка платила 130 тысяч рублей в год.
Бывших преподавателей чуть ли не насильно заставляли «работать на имя университета». Их жалованье зависело от количества публикаций во второсортных журналах.
Дошло до того, что в прошлом году КФУ занял первое место по количеству плагиата в мусорных изданиях, которые не имели ничего общего с наукой.
О задержании Гафурова стало известно 22 декабря. По данным РЕН ТВ, Гафурова заподозрили в заказном убийстве депутата Елабужского объединенного совета народных депутатов и бизнесмена Айдара Исрафилова в августе 1999 года. Того расстреляли возле рынка, расположенного в спорткомплексе ЦСКА.
Гафуров был самолетом доставлен в Москву, после чего его поместили в изолятор временного содержания (ИВС).
С 1998-го по 2006 год Гафуров был мэром Елабуги, с 2006-го по 2010 год – главой района. После этого он возглавил КФУ. Гафуров имеет ученое звание профессора.
Дәниф Шәрәфетдинов: «Халык бердәм икән, Аллаһка шөкер»
1996-2001 елларда «Бәйрәм» ансамблендә эшләгән, йөрәкләргә үтеп керә торган моңлы тавышлы егетне күпләр хәтерли, белә. Шунда ук Дәниф Шәрәфетдинов башкаруындагы «Тәрәзәңә пәрдә корма әле», «Эзлим сине» кебек җырлары да искә төшә. Бүген җырчы авыр хәлдә калган, ул ярдәмгә мохтаҗ.
«Авырсам да, ничек тә яшәргә җай табарга тырыштым»
«2006 елда миңа «Бехтеров авыруы» (умырткаара буыннарның ялкынсынуы, ул хәрәкәт чикләнүгә китерә) дигән диагноз куелды, — дип сөйли башлады Дәниф. — 2015 елларда бу авыру үзен бигрәк тә нык сиздерә башлады. Бу чирем авариягә эләгүем белән бәйле түгел. Ул кичерелгән стресс нәтиҗәсендә дә барлыкка килергә мөмкин икән. Авыруым көчәйгәч, икенче төркем инвалидлык биреп, пенсиягә чыгардылар. Башта бер елга бирделәр, аннары инде озайттылар. Хәзер бу чирнең соңгы стадиясе миндә.
Авырый башлагач та, препаратлар алып эшләп йөрдем, концертлар куйдык. ИП бар иде минем. Ир кеше булгач, ничек тә гаиләмне карарга, тормышны алып барырга кирәк бит. Авыр иде инде. Беркемгә дә, бернәрсә дә җиңел генә бирелми. Аннан соң бер ягым бөтенләй эшләми башлады, өч ай аякка баса алмый йөрдем. Рәхмәт Казан табибларына, алар аякка бастырды мине».
Дарулар эчеп хәле яхшыргач, ул әле концертларда эшләп йөргән. Башта даруларны үз акчасына алган. Машинасын сатарга туры килгән. Беркемнән ярдәм сорамаган, ничектер җаен табарга тырышкан. Соңыннан җырчыга тиешле даруларны дәүләт программасы нигезендә кайтарта башлаганнар. Тик ни өчендер аны да ел башыннан туктатканнар. Шуннан соң Дәниф Шәрәфетдиновның хәлләре тагын да начарайган.
«Ринас Әхмәтов һәм Илсур Нәбиуллин шалтыратып, хәлемне белешеп торалар. Рәхмәт аларга. Сөйләшергә дә җай калмаганны аңлап: «Болай булмый, әйдә интернетка язабыз, акча җыярга кирәк», — дип бу эшне алар башлап җибәрде. Менә шуннан башланды инде барысы да. Аларга да, халыкка да бик зур рәхмәт. Аллаһка шөкер, хәзер тиешле сумма җыелды, ярты елга даруларга заказ бирдем. Кичә беренче препаратны ясаттым да инде. Менә бүген әзрәк хәл дә керә башлады.
Ләйлә Дәүләтова һәрвакыт шалтыратып, хәлемне белешеп тора, рәхмәт аңа. Якташым Лилия Муллагалиева, Эльмира Сөйләманова да хәбәрне тараттылар. Үземнең интернетка бик кергәнем юк әле. Барысы да ярдәм итте, бер-берсенә әйтеп, халыкка җиткерделәр.
Мин кыенсынам андый нәрсәләрдән. Ярдәм сорап йөргәнем булмады. Аннары, миңа тиешле дарулар моңарчы кайта иде. Быел гыйнвар аенда нигәдер туктатылды. Шалтыратып та, хатлар да язып карадым. Бернинди җавап булмады. Анда ниндидер законнар үзгәргән дип кенә хәбәр иттеләр. Беркем бернәрсә аңлатып тормады», — ди ул еш рәхмәт укый-укый.
«Хәзер сөйләшерлек булса да хәл керде»
Дәниф абый үзе өчен түгел, ә нәкъ менә шундый ук авыр хәлдә калган кешеләр өчен күбрәк борчылды.
«Ярар инде минем әзме-күпме исемем бар, халыкка, тамашачыга рәхмәт. Ярдәмсез калдырмадылар. Ә менә гади кеше нишләргә тиеш мондый очракта? Минем менә шуның өчен җаным әрни. Кая барсын, нишләсен ул? Узган ел да шулай булып алды. Анда мине запасларым коткарды. Җиңеп чыктым ул чакта. Беренче дарудан соң сөйләшергә, әзрәк йөрергә хәл керде. Хәзер аякка басарга иде», — дип өметләнә җырчы.
Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм итәргә дип Татарстанлылар гына түгел, гомумән, бөтен Россия халкы кушылган. «Минем белән хәзер илебезнең төрле почмакларыннан элемтәгә чыгалар. „Ярдәмебез әз генә булды инде“, — дип кыенсынып язалар. Анысына да Аллаһының рәхмәте яусын! Ил төкерсә, күл була диләр бит. Бу күл генә булмады инде, океан җыелырга да мөмкин икән бит. Бердәм икән халык, Аллаһка шөкер», — дип сөенде ул.
Дәниф абый әнисенә үзенең авыр хәлдә калуын белгертмәгән башта. «Әнигә әйтмичә генә йөргән идем. 3-4 көн элек кенә телефоннан шалтыратып, хәлемне сөйләп аңлаттым. «Мин сизгән идем, тавышыңа чыккан иде инде», — ди. Хәзер менә әни сөенә инде, догалар укый.
Башта даруларсыз йөрү авырлашты, шуңа күпчелек ятып кына торасың. Сөйләшергә хәл калмый. Мин пышылдап кына сөйләшә ала идем. Йокы юк инде, бөтен җир авырта. Кан басымы да һәрвакыт югары булып тора, төшкән чагы бик сирәк. Шушы чир аркасында бер күземне югалттым. Берсе бары 30%ка гына күрә. Чирнең аның берсенең дә рәхәте юк…» — дип озак итеп авыруы турында сөйләп тормады ул.
Дәниф Шәрәфетдинов соңгы елларда аранжировкалар эшләү белән шөгыльләнгән. «Күп кенә җырчыларга, балалар бакчаларына аранжировкалар ясый идем. Анда бит компьютерда эшлисе. Күз күремем өчен курыктым. Тавыш өчен борчылганым булмады минем. Булмаган тавыш бетми ул дигән сүзләр бар бит (көлә). Ходай биргән тавыш булса, аны шөгыльләнеп торгызырга, уятырга була. Теләк кенә кирәк. Укытучыларым әйбәт иде. Шушы уколлар белән хәлләрне уңай якка үзгәртеп, тавышны да „аякка бастырырга“ иде дип уйлап торам», — ди ул.
«Дәниф абый бервакытта да зарланмады»
Дәниф Шәрәфетдиновның ярдәмгә мохтаҗ булуын күреп, җырчы Ринас Әхмәтов интернетка язарга тәкъдим иткән.
«Мин Дәниф абыйны күптәннән беләм. Хәния апада эшләгәндә үк таныштык без аның белән. Ул минем җырлый башлаган вакытларым иде. Шунда аңа мөрәҗәгать иттем. Ул мине дөрес җырларга өйрәтте. Минем укытучым да ул. Аннары еллар барган саен, һәр көн булмаса да, аралашып тордык, концертларга бергә йөрдек, араларыбыз өзелмәде. Дәниф абый бик яхшы кеше, тырыш, ярдәмчел. Дусны дус итә, әти-әнигә хөрмәт белән карый белә ул.
Хәлләре начарая башлады, көнаралаш сөйләшә идек. Соңгы сөйләшүдә хәле юк икәнен тоям. Еш аралашкач, беләм бит тавышыннан ук ярдәм кирәген. Хәле ничек кенә авыр булмасын, ул беркайчан зарланмады. Аның бервакытта да кешедән ярдәм, акча сораганы булмады. Үзенең авыруы булса да, бу хакта артык сөйләмәде, булдыра алганча түзде.
Шунда инде интернетка язып ярдәм сорыйк дип тәкъдим иттем. «Белмим, дөрес булырмы икән», — дип уйланды ул башта. Бер уртак фикергә килеп, Дәниф абыйның хәле турында интернетта хәбәр салдык. Аллаһка шөкер, хәзер дару алып, дәваланырлык сумма җыелды», — ди автор-башкаручы, тамада Ринас Әхмәтов.
Ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен мәгълүмат:
ШАРАФЕТДИНОВ ДАНИФ ДАНИЛОВИЧ
Счет номеры: 40817810662031714365
Банк: ОТДЕЛЕНИЕ «БАНК ТАТАРСТАН» N8610 ПАО СБЕРБАНК
Корр. счёт: 30101810600000000603
Сбербанк картасы номеры: 2202200600704942
Карта шушы телефон номерына беркетелгән: 8-937-042-37-83
Дәниф Шәрәфетдинов: “Үземне шундый гаепле итеп хис иттем, чөнки халыкка шок ясадым, шуннан соң инде сәхнәгә чыгасым килми башлады. ”
– Дәниф, хәлләрегез ничек? Сез бит Яр Чаллыда яшисез, Казанга кунакка гына килдегез. Бу фатир сезнекеме?
– Аллага шөкер. Бу фатир минем икетуган апамның кече улының Эльбрус һәм аның тормыш иптәше Алиянең фатиры.
– Дәниф, синең Хәния апа белән бергәләшеп дуэт җырлап йөргән чакларын барыбыз да хәтерли торгандыр. Ул вакытларны сагынып искә аласыңмы? Нилектән җырламый башладыгыз?
– Китүнең сәбәбе – мин арыган идем. Гастрольләр күплектән дә арыган идем, аннан соң сәламәтлек ягыннан да җитешә алмый башладым. Минем ул вакытта умыртка сөягенең авыртуы сизелә иде. Мин 2000 елда авариягә эләктем, шуннан соң өч ай хастаханәдә ятып чыктым да тагын эшли башладым. Бер елдан соң темпка җитешә алмаганымны сиздем.
– Без белмәгән Хәния апа ниндирәк иде ул?
– Унбиш-егерме кешелек коллективны әйдәп бару хатын-кызга җиңел түгел. Әле без “Бәйрәм” ансамблендә эшли башлаганда 1996 елда, аппаратура да, машина да, костюмнар да – бернәрсә дә юк иде. Алия бар иде, Алсу кечкенә иде, шул чагында ире дә янында. Гаиләсен дә карады, берсе дә үтүкләнмәгән кием киеп йөрмәде, аннан соң ул коллективның сәнгать җитәкчесе иде. Бөтен нәрсәне: костюмнар уйларга да һ.б. Кайчагында уйлап утырам, кайдан шулкадәр көч алгандыр. Гадилеге дә – кәеф булмаганда кычкырып, көлеп җибәрә торган иде ул. Сәхнәдә аның белән җиңел иде.
– Дәниф, әйдә әле үз тормышыңа кайтыйк. Белүемчә, син бик зур авариягә эләктең. Моның турыда һәм авыруларың турында да кыска гына сөйләп ал әле.
– Үземә зыян килде дип әйтәсем килми, башта баш сөяге һәм ми җәрәхәте иде, бик каты тикшерелдем. Шул ук елны унтугыз яшемдә миңа “хроник радикулит” дигән диагноз куйдылар. Хәзерге табиблар әйтә: шуннан соң ныгытып дәваланып бетмәгән, ди. Бөтен калган сеңерләргә, сөякләргә шул таралган, диләр. Ә үзем берни сизмәдем. Сизгәннән соң да хастаханәләрдә өч елга якын йөрдем, “хондроз синдә” диделәр дә, диагноз куя алмадылар. Хәзер диагноз куйдылар. “Болезнь Бехтерева” дигән яман чир булып чыкты ул, аны бетереп булмый. Иммунитет үз-үзе белән көрәшә башлый, буыннарга бәрә инде ул. Мине башта сул яктан аякны китереп чыгарды, аякка баса алмый башладым, аяк белән бер елга якын йөрдем. Аннары узган елдан башлап күзләргә бәрде. Ике күзгә дә операция ясатылган, анда минем сыекча урынында силикон тора. Бер дә буена кешесез урамга да чыга алмадым, хәзер инде, Аллага шөкер, үзем саф һава суларга урамга чыгып йөри башладым.
– Гафу ит, бу күзләр белән елап буламы?
– Елыйсың килсә, була. Гомумән, елыйсың килгәндә нинди күзең бар – шуның белән еларга кирәк. Күңел белән дә еларга була.
– Соңгы тапкыр кайчан елаган идең?
– Бүген иртән. Күздән яшь чыкты. Күңелем һәрвакытта да тула. Мин радиодан берәр моңлы җыр ишетсәм дә, хәтта күңелгә ятышлы, күңелдән сөйләнгән мәзәк булса да, минем күңелем тула, сөенечтән дә елыйм. Моның бернәрсәсен дә эчкә җыярга кирәк түгел, авырлыкны һәм начарлыкны чыгарып җибәрә торган ирләр өчен иң яхшы әйбер ул.
– Аллаһы Тәгалә 44 яшьтә сиңа шундый сынау биргән. Бу сынауларны ничегрәк кабул иттең?
– Махсус уйланып утырганым юк. Якыннарым, дусларым өчен дә әз генә үрнәк булыр дип уйлап кына куям. Бирелгән икән бу сынау, аны барыбер башны аска имичә, югары күтәреп узарга кирәк. Аллаһы Тәгалә үзенең яратканнарына гына бирә ул сынауны.
– Кемнедер рәнҗеттем, кайдадыр ялгышлык җибәрдем икән дип уйлаган чакларыгыз булдымы?
– Бәлкем, берәрсен рәнҗеткәнемдер дип уйлаганым булды. Әгәр дә мин дөресен әйтсәм, кемдер миңа ачуы килеп рәнҗергә мөмкин. Андый чаклар күп булды.
– Гадәттә, ир-ат акчасы күп булган чагында, ә хатын-кыз иренә авырлык килгәндә сынала, диләр. Син шулай авырып, урын җиргә калганнан соң, хатының үзен ничегрәк тотты?
– Хатынга гына түгел, туганнарга да авыр булды. Мин эшли алмый башлагач тору ягыннан да авырга туры килде. Балаларның кечкенә чагы. Матди яктан авыр булды. Ул минем нәрсә дә булса эшләргә тырышканны күреп торды. Каядыр кем беләндер барып, җырлап кайта торган идем ипилек, сөтлек булса да акча эшләп. Шуңа күрә үзе дә чын хатын-кыз кебек кичерде. Аңа рәхмәт әйтәсем килә.
– Бүгенге көндә эшлисеңме, дәваланасыңмы? Ничегрәк яшисең?
– Дәваланам да, эшлим дә. Электән өйрәнеп калган осталыгым кирәк булды, тавыш операторы булып концертларда эшлим, аранжировкалар да ясыйм. Үз вакытында өйрәнеп калдым. Шуңа күрә шуның рәхәтен күрәм. Әле концертларга иртәрәк дип әйтәсем килә. Бәлкем, концертларны шушы айларда башларбыз да инде.
– Ишеткәнем бар, Бехтерев авыруы нәкъ менә тәннәргә, тәнне тотып торуга нык авыр тәэсир итә икән. Син халыкка күренүдән ояласыңмы?
– Кыенсындыра. Хәтерләмим, беренче тапкыр шундый халәттә мин Уфада сәхнәгә чыктым, халык “аһ” итте! Үземә нык авыр булды. Үземне шундый гаепле итеп хис иттем, чөнки халыкка шок ясадым. Шуннан соң инде сәхнәгә чыгасым килми башлады.
– Дәниф, бүгенге көндә яшәү авыр түгелме? Әйтик, шул ук матди як ничегрәк?
– Аллага шөкер, матди яктан, сигез мең пенсия килеп тора. Булганына шөкер итә белергә кирәк. Мин иртәнге сәгать биштә торам, шулай өйрәнелгән. Фәрештәләрнең бәхет өләшкән чагы ул. Битләрне, кулларны, тешләрне юганнан соң, компьютер кушылган була, зарядка ясап алам да, почтаны тикшерәм. Кичтән язган аранжировканы тыңлыйм. Шуннан соң эш тотына: телефоннан шалтырату, план корулар. Кайсы вакытта киңәш сорап шалтыраталар.
– Әгәр дә сезне бүген юбилейга, туйга чакырып, җырлатырга теләсәләр, киләсезме?
– Бик сирәк кенә риза булам, чөнки концертка ничә тапкыр чакырдылар, ризалык бирдем, әмма бара алмадым.
– Нинди бәягә син юбилейга барып җырларга әзер?
– Әйтә алмыйм. Шалтыратсыннар, интернетта язсыннар. Бер мең булса да, ун мең булса да кереп җырлап чыга алам. Чын дөресен әйтәм, камера алдында “әй, кыланып утыра инде бу” дип әйтәләр. Юк, беркайчан да кыланып утырганым юк.
Хәзер дә унсигез кеше була икән, килгәнем икән – килгәнем. Егерме кешедән килгән акчаны миңа беркем дә китереп бирми.
– Дәниф, иң мөһиме, синең тавышың исән-сау калдымы, җырлый аласыңмы?
– Тавышны бер елга якын кире кайтардым. Аннан соң, миңа көн саен көчле препаратлар эчәргә кирәк, барыбер дә тавышка нык йогынтысы бар. Машинаны, аппаратураны сатарга туры килде, чөнки миңа кыйммәтле уколлар ясыйлар. Алар булмаса миңа яшәве авыр.
– Адәм баласы авырый башлагач кына сәламәтлекнең кадерен белә башлый. Бу уңайдан Сезнең башыгызда нинди уйлар бар?
– Кайчагында кешеләргә “нишлибез без” дип, әйтәсем, урамга чыгып кычкырасым килә. Аннан соң туктап калам. “Дәниф, тукта әле, бу егет акыл сата башлаган” дип үз-үземә әйтәм. Шушы сүзләрне әйткәннән соң, күп кенә кешеләрнең башларына барып җитә. Әгәр дә моны, тегене эшләмәгез дип әйтәм икән, киресен эшли башлаячаклар. Кирәге юк аның.
Күрегез мине, миңа карагыз. Һәрбер әйбернең кадерен белергә кирәк. Сәламәтлекнең генә түгел, шул ук якын кешеңнең дә, дустыңның, хәтта күршеңнең дә! Ходай биргән һәрбер мизгелнең кадерен белеп яшәргә кирәк. Әкрен-әкрен генә туктап, уйланырга кирәк. Шул чагында гына кергән акчаңның да, танышкан дустыңның да кадерен белә башлыйсың.
Мин акыл сатып кына кешенең башына барып җитә торган түгел. Үз башыңнан үтмичә, барып җитә торган әйбер түгел. Якыннарыгызга мәрхәмәтле булырга кирәк, бөтен эшләгән эшең дә үзең өчен түгел. Синең гаиләң бар икән, гаиләң турында уйларга кирәк. Юк икән, булачак гаиләң турында уйларга кирәк.
Бу дөньяга тугач, мулла исем кушуга татар кешесе мөселман була. Нәрсәгә кирәк ул? Динебезне күтәрер өчен, дингә дә бирелү һәрберегезнең күңелендә булырга тиеш. Минем күңелемдә, йөрәгемдә – Аллаһ. Аллага шөкер, беркайчан да ярдәменнән ташламый. Менә шуларны истә тотарга кирәк. Без кайчагында каядыр барып, нидер эшләргә кирәк дип уйлыйбыз. Мин инде аны кечкенә чактан ук беләм, чөнки тәрбияләгәндә мине шулай үстерделәр. Кечене кече итәргә, кешенекенә тимәскә, олыны олы итәргә белергә кирәк. Итәгатьлелек, бөтен нәрсә шуннан килә. Шулай итеп мине тәрбияләгәнгә әтигә, әнигә рәхмәт. Үкенмәдем дә, үкенмим дә.
Дәниф Шәрәфетдинов: «Аллаһка шөкер, миңа ярты елга җитәрлек акча җыелды»
Шәһри Чаллы» газетасы Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм күрсәтү өчен социаль челтәрләрдә игелек марафоны башлап җибәргән иде. Ул марафонга артистлар һәм эшмәкәрләр кушылган. «Шәһри Чаллы» газетасы журналисты җырчының хәлен белгән.
«Ярдәм сорап язылган постлар таралган көн узгач, шул ук төнне сәгать 12дә ашыгыч рәвештә Мәскәүдән уколлар да кайтты. Әлегә хәлем ярыйсы. Миңа атнага ике укол кирәк. Бер капта — 4 укол. Димәк, аена ике кап кирәк, дигән сүз. Аның бер кабы 30 мең сум тора. Мин инде дүрт ел шул уколлар ярдәмендә яшим. Башта концертлардан кергән акчага ала идем. Аннары машинаны, аппаратураларны сатарга туры килде. Берара дәүләт даруны бушлай бирә башлады, ләкин ни өчендер бер елдан соң бу эш тукталды. Беркем, берни аңлатмый. Шунысы аяныч. Ярый, мин артист булгач, хәбәр тиз таралды, ярдәм иттеләр. Ә гади халык нишләргә тиеш? Берәр районда дару табылса, җибәрербез дигән иделәр. Бу бит кеше өлеше, кирәкми. Дару кайда табыла, шунда калсын, димәк, анда да минем кебек мохтаҗлар бар, дидем.
Аллаһка шөкер, миңа ярты елга җитәрлек акча җыелды. Кайлардан гына шалтыратмыйлар. Кыргызстан, Казахстан, Санкт-Петербург, Владивосток… Казахстаннан бер апа казахча сөйләде. «Җырларыңны яратып тыңлыйм, терел», — диде. «Миңа ярдәм кулы сузган һәр кешегә, «Шәһри Чаллы» редакциясе коллективына Аллаһының рәхмәте яусын. Игелегегез меңе белән әйләнеп кайтсын, эшләрегез уң булсын, юлларыгызда фәрештәләр саклап йөртсен.
Минем сәламәтлегемә битараф булмаган хезмәттәшләремә, театр артистларына, якташларыма, тамашачыма зур рәхмәт. Ринас Әхмәтов башлаган игелекле эшкә Әнвәр Нургалиев, Эльмира Сөләйманова, Ләйлә Дәүләтова кушылып, шалтыратып хәлемне белеп торалар. Кариев театры артистлары да ярдәм күрсәтте. Мондый бәхетсезлек беркемгә дә килмәсен. Мин бөтен кешегә сәламәтлек телим, ул — иң кирәкле, иң зур байлык», — дип сөйләгән җырчы.
Дәниф, аякка басып, сәхнәгә чыгарга теләвен әйткән. «Шундый катлаулы чирне дә җиңеп, сәхнәгә чыгып җырласам, бу да бит кешеләргә ярдәм була. Безнең һөнәр кешеләрне төшенкелеккә бирелдермичә, тормыштан ямь табып яшәргә өндәү бит. Мин беркайчан акча, исем артыннан кумадым. Яраткан эшемне башкарып, кешеләргә моң, яктылык, яхшылык бүләк итәргә тырыштым. Киләчәктә дә яраткан һөнәремне башкарасым килә», — дигән Дәниф Шәрәфетдинов.